Казанда “Гадел Татарстан” брейн-рингы буенча чемпионат финалы уза

2015 елның 4 декабре, җомга

5 декабрьдә, Казан дәүләт энергетика университетында “Гадел Татарстан” брейн-рингының команда интеллектуаль уены буенча чемпионат финалы уза.
Искәртеп үтәбез, ноябрьдә узган зона уеннарында Татарстан Республикасының көллиятләреннән һәм техникумнарыннан 700 гә якын студент катнашты. Финал ярышларында катнашу өчен җиңүче командалар чакырылды.
Чемпионатны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә ТР Иҗади яшьләр академиясе ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә уздыра. Чемпионатны үткәрү максаты балаларда һәм яшьләрдә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт.
Финалда җиңүчеләр 7 декабрьдә бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International