Казан (Идел буе) федераль университеты белән Юныс Әмре (Әнкара) исемендәге институт проекты - Төркияне өйрәнү үзәге Казанда эшчәнлеген вакытлыча туктатты. КФУ матбугат хезмәтендә шул хакта бәян итәләр.
“Институт эшчәнлеге вакытлыча туктатылды, әмма студентлар КФУ базасында курслар өйрәнүләрен дәвам итә. Анда элек тә студентларны Төркия укытучылары түгел, ә КФУныкылар укыта иде. Бернәрсә дә үзгәрмәде, бары тик проект эшченлеге туктатылды, ә программалар дәвам итә”, - дип аңлатма бирделәр вуз матбугат хезмәтендә. Шулай ук, үзәкнең эшчәнлеге Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән бәйле рәвештә туктатылды, дип билгеләп үттеләр.
Казан университеты сайтында белдерүләренчә, Төркияне өйрәнү үзәге – мәдәният һәм мәгариф үзәге, аның максаты - Төркияне комплекслы өйрәнү. Ул 2012 елның 28 сентябрендә Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты белән Юныс Әмре (Әнкара) исемендәге институт арасында имзаланган килешү кысаларында оештырылган.