Әлмәт укучылары халыкара олимпиададан зур уңышлар яулап кайтты.
1 нче лицейда белем алучы Тимур Шабняев һәм Әлфир Саяхов Һиндстанның Лакнау шәһәрендә Татарстаннан чыгыш ясады. Биредә "City Montessori School" базасында табигый фәннәр, логика һәм компьютер технологияләре буенча халыкара олимпиада, шулай ук аның кысаларында фәнни дебатлар, робот техникасы буенча бәйгеләр узды. Тимур Шабняев фәнни дебатларда робот-андроидлар өлкәсендәге тикшеренүләр һәм эшләнмәләр темасы буенча үзен күрсәтеп, мактаулы өченче урынга лаек була. Әлфир исә ярымфиналга кадәр барып җитә алды.
Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан