Санкт-Петербургта “Безнең балалар” Форумы узды

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

2015 нче елның 3-4 декабрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Безнең балалар” исемендәге ел саен үткәрелгән III форум узды. Форумда Рәсәй Федерациясенең регионнарыннан килгән делегацияләр катнашты. Татарстан Республикасын Алабуга һәм Тубән Кама шәһәрләреннән килгән ятим балалар йортлары вәкилләре тәкъдим итте.

Форумда 500 дән артык вәкил катнашты. Анда балаларны социаль яктан яклау ысулларын яхшырту; ятим балаларны үз гаиләләренә алучы кандидатларны яңа алымнар кулланып укыту мәсьәләләре каралды.

Форумның нәтиҗәсе булып “Ятим Һәм ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларны тәрбияләүдә уңай шартлар тудыру” темасына балышланган мастер-класслар һәм резолюция кабул итү булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International