Ләкләк көне

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Казан шәhәренең  ата-ана каравыннан  мәхрүм балаларны гаиләгә  урнаштыруда, алмаш  гаиләләр әзерләүдә  теләктәшлек  итү  үзәге»ндә әзерлек узучылар Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 интернатта тәрбияләнүче балалар, анда эшләүче белгечләр белән очраштылар. Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр интернатта тәрбияләнүче балалар белән таныштылар, нинди шартларда яшәүләрен  күрделәр. Педагоглар ачык дәрес күрсәттеләр, балалар турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр балалар белән кунакларны мастер-класска чакырдылар, бергәләшеп Яңа ел чыршысына уенчыклар ясадылар. Соңрак балалар кунакларга концерт күрсәттеләр. Булачак ата-аналар шулай  ук интернатта эшләүче психиатр һәм тәҗрибәле алмаш гаиләләр консультациясен ала алдылар.

“Ләкләк көненең” төп максаты – беренче чиратта күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухын булдыру.

“Балалар “Ләкләк көнен” бик көттеләр. Алар өчен бу бик мөһим вакыйга -   сәхнәдә чыгыш ясау. Һәркөн диярлек, шигырь, җыр һәм биюләрне кабатладылар. Очрашуны мондый форматта без беренче тапкыр оештырдык, ди 11-нче интернат дикерторы. – Бүген бөтен бала да гаиләсен таба алмаган булса да, алар үзләрен күрсәттеләр, яңа кешеләр белән очраштылар. Алар өчен бу бәйрәм булды. Бу бәйрәмнең төп максаты – һәр балага гаилә табу”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International