7 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2015 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен бирү турында"гы 1169нчы указны имзалаган.
ТР Президенты карамагындагы фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре буенча комиссия тәкъдимнәре нигезендә биш дәүләт премиясе бирелгән.
Әлеге премия ел саен ТР Президенты тарафыннан гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерү, принципиаль яңа технологияләр эшләү һәм үзләштерү, фән һәм техника казанышларын үзләштерү нигезендә алынган югары җитештерү нәтиҗәләре өчен бирелә.