Азнакай укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк.

Дөрес юнәлеш бирү максатында, мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән аңлату эшчәнлеге башланды. Психологик-педагогик ярдәм кысаларында беренче очрашу 2 декабрьдә 5 нче мәктәптә үтте. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, ай дәвамында ул барлык белем йортларында уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International