Мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары 2015 елның 10 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узачак I Республикакүләм Форумда белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышты. Форумда катнашучы бер меңнән артык укыту эшләре буенча урынбасарлар үз белем йортларында укыту-методик эшчәнлектәге мәсьләләр хакында сөйләште, заманча мәктәптә укытучыга булган яңа таләпләр белән танышты.