Татарстан башкаласында “Талантларны ачу” форумы була

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

 Казанда 17-19 декабрьдә “Талантларны ачу” форумы үткәрелә. Берничә мәйданчык эшләячәк форумда экспертлар яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы алымнар һәм проектлар буенча фикер алышып, аларны анализлаячак.

Форум катнашучылары – Россия төбәкләреннән, алдынгы компанияләр җитәкчеләре һәм экспертлар. Форум кысаларында төрле тренинглар һм пленар утырышлар узачак, эшмәкәрлек иҗаты мәйданы эшләячәк.

Форумда катнашу өчен заявкалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм чаралар программасы - форум сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International