Рөстәм Миңнеханов Катарда «Мәгариф шәһәре»ндә булды

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.

«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт. Мәйданы 14 кв.км булып, ул Доха шәһәре читендә урнашкан.

Махсус зонаның эшчәнлеге турында Рөстәм Миңнехановка аны тәкъдим итү чарасы барышында сөйләделәр. «Мәгариф шәһәре» фән белән бизнес очраша торган мәйданчык икән, анда, хосусый һәм дәүләт бизнесын үстерү өчен фәнни казанышларны файдалану максатларында, тиешле багланышлар урнаштырыла.

Шәһәр төзү проекты 1997 елда эшләтеп җибәрелгән. Ул чакта монда беренче кампусын Виргиния Бергәлеге Университеты (Virginia Commonwealth University) ачкан. Шәһәр рәсми рәвештә 2003 елда ачылган. Бүгенгә «Мәгариф шәһәре»ндә Американың 6, Британия һәм Франция университетларының 1әр филиалы бар. Моннан тыш, шәһәрдә Катар Ислам тикшеренүләре факультеты һәм Катар академиясе (мәктәп балалары өчен) эшли.

Тәкъдим итүдән соң, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары әлеге проектны финанслауга, студентлар белән эшләүгә, төрле логистик һәм транспорт мәсьәләләрен хәл итүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International