«Яшьләр фәнни эзләнүдә» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы  Яр Чаллы шәhәре башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә 2015 нче елның 11 нче декабрендә муниципаль автономияле  гомуми белем бирү учреждениесе  «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында   «Яшьләр фәнни эзләнүдә»  республика фәнни-гамәли укучылар  конференциясен үткәрә. Чара әдәбият елы кысаларарында, эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру максатыннан чыгып 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә.

Конференциядә катнашу өчен экспертлар комиссиясе тарафыннан 120 артык фәнни-гамәли эш сайланып алынды. Аларны тикшерү өчен, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтыннан галимнәр, Яр Чаллы шәhәренең мәгълүмати-методик үзәгеннән укытучылар, белгечләр чакырылды.

Конференциядә катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International