2015 елның 11 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында Татарстан Республикасында һөнәри белем үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республикакүләм киңәшмә узды. Чарада республика техникумнары һәм көллиятләре директорлары катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар һөнәри белем бирү системасының кадрлар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, ПАО “КАМАЗ”ның укытучылар һәм мастерлар өчен стажировка үтү мәйданнары оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар.