Казанда мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары I республикакүләм форумы узачак

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары I республикакүләм форумы узачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. Форумда, аерым алганда, белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышу булачак. Форумда катнашучы меңнән артык завуч  үзләре хезмәт куйган белем бирү йортларындагы укыту-методик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашачак, заманча мәктәптә укытучыга булган яңа таләпләр белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International