Татарстан Республикасында “Ел студенты” XI республика премиясенә әзерлек тулы көченә бара. Быел конкурска Татарстанның 19 шәһәреннән җәмгысе 473 гариза кабул ителгән. Хезмәтләрнең күпчелеге – 365е – Казаннан, тагын 108е – республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан. Конкурста катнашу буенча икенче урында – Яр Чаллы студентлары. Катнашучы шәһәрләр арасында Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт һ.б. бар.
Берничә көн дәвамында “Ел студенты – 2015” премиясе жюри әгъзалары папка-портфолиоларны карау һәм премиянең йомгаклау өлешенә узган студентлар исемелеген төзү белән шөгыльләнә. Быел иң популяр номинацияләр рәтендә – “Ел интеллекты” (69 гариза), “Ел иҗади шәхесе” (51), “Ел спортчысы” (47), “Ел җәмәгать эшлеклесе” (43), һәм “Гран-при” (38). Яңадан торгызылган “Ел волонтеры” номинациясенә 31 гариза тапшырылган.
Бәйгенең финалы, традицион рәвештә, 25 гыйнвар – Бөтенроссия студентлар көнендә була.