Тукай районы мәктәпләрендә “Код сәгате” акциясе үтә

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

4-13 декабрь көннәрендә Тукай районының 23 мәктәбендә дә “Код сәгате” («Час кода») акциясе үткәрелә. Аның кысаларында мәктәпләрдә информатикадан тематик дәресләр үткәрергә планлаштырыла.

Акция яшьләрдә мәгълүмати технологияләргә кызыксынуны арттырырга, программалаштыруны һәм информатиканы өйрәнүне, IТ-белгечлекнең абруе булуны күздә тота. Әлеге дәрескә әзерләнү өчен методик материалларны www.часкода.рф сайтының «Преподавателям» дигән бүлегеннән табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International