Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2016 елда Казан шәһәрендә узачак информатика фәне буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов олимпиадага зур әзерлек эшләре алып барылуын искәртеп үтте. 2015 елның июль аенда киң җәмәгатьчелек өчен олимпиаданың рәсми сайты www.IOI2016.ru тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта волонтерлар командасын җәлеп итү өстендә эш алып барыла.