Аксубай районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды

2015 елның 11 декабре, җомга

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан, Чуваш республикалары, Ульян өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында шартнамәләрне тормышка ашыру максатыннан, 2015 нче елның 10 нчы декабрендә Аксубай районында регионара семинар уздырылды. Семинар эшендә Башкортостан, Чуваш республикалары, Ульян өлкәсе делегацияләре катнашты.

Семинарда катнашучыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы К.К. Гыйльманов, Аксубай районының мәгариф идарәсе бүлеге җитәчесе Ә.К. Вәлиуллина сәламләде.

Семинарда катнашучылар Аксубай районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. 3 нче Аксубай гомуми белем бирү мәктәбендә күрсәтелгән мастер-класслар, ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар делегация тарафыннан югары бәяләнде.

Шулай ук семинар кунаклары Х.Туфан музее эшчәнлеге белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International