Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында "Worldskills Russia"гә әзерлек буенча Халыкара компетенция үзәге барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасының IT-технологияләр буенча җыелма команданы әзерләү өчен компетенция үзәге булдыру турындагы заявкасын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хуплаган. Заявканы караучы экспертлар комиссиясе составына Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Ворлдскиллс Россия» берлеге дә кергән.
Узган атнада эксперт комиссиясе алдында заявканы ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директоры Наталья Китаева яклаган. Шулай ук яклауда “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да булган.
Искәртеп үтәбез: Казанда 2019 елда "WorldSkills International" эшче һөнәрләр буенча чемпионат уза.