Казанның Совет районында “Ёлочка” дигән 224 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының икенче бинасы ачылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләрен һәм нәниләрне Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
“Әлбәттә, балага гаиләне беркем дә алмаштыра алмый, ләкин нәниләрнең сәләтләрен балалар бакчаларында тәҗрибәле педагоглар ачарга тиеш, - дип саный И.Метшин. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль хөкүмәт ярдәме белән социаль инфраструктураны камилләштерүдә без югары нәтиҗәләргә ирешә алдык. Балаларыбыз сәламәт һәм шат булып үссеннәр өчен барлык шартларны да булдырырга тырышабыз. Алар бәхетле, төзекләндерелгән, имин һәм матур шәһәрдә яшәсеннәр өчен без алга таба да эшне дәвам итәчәкбез”, - ди шәһәр башлыгы. Тантанада мэр Илсур Метшин балаларга торт, бакча җитәкчелегенә исә спорт җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Шәһәребездә “Ёлочка”ның быел төзелгән 14 нче яңа балалар бакчасы икәнен әйтеп, план буенча 2015 елда 20 яңа балалар бакчасы төзү каралган, диде ул. Узган ел исә Казанда яңа 31 балалар бакчасы ачылган.
Шушы яңа учреждение дә балаларны һәр яктан камил итеп үстерү таләпләренә җавап бирә. Балалар бакчасының бу елның май аенда төзелә башлаган икенче бинасы 80 урынга исәпләнгән. Биредә 4 төркем сабыйга тәрбия һәм белем бирәчәкләр. Гомуми мәйданы 1,3 мең кв.метрдан артык булган әлеге бинада нәниләр өчен музыка һәм спорт бүлмәләре, логопед бүлмәсе, татар телен өйрәнү өчен махсус бүлмә, медицина һәм азык-төлек блогы бар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә яшь казанлыларның потенциалын ачып бирүгә ярдәм итәчәк бай эчтәлектәге заманча мәгълүмати мохит булдырырга ниятләнә.
Нәниләрне биредә шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алып, белем бирүдәге яңа методларга таянып тәрбияләячәкләр. Балалар өчен физик, социаль, танып белү, сәнгати-эстетик юнәлештә эш алып барылачак. Киләчәктә исә балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәтләре эшләячәк. Мисалга, спорт клубы һәм музыкаль студия ачылачак, инглиз теле өйрәтеләчәк.