17 декабрьдә Казанда балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Без бергә”/“Мы вместе” республика слеты узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Чара, “Татарстан варислары” берлеге төбәк балалар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан, оештырылды.
Слет эшендә балалар иҗтимагый оешмалары, республика мәктәпләре базасында булдырылган укучылар үзидарәләре органнары җитәкчеләре һәм активистлары – барлыгы 500ләп кеше катнашты.
Чара кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларының һәм ТР муниципаль районнарының укучылар үзидарәләренең уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар булдырылды.
Слетны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм “Татарстан варислары берлеге” төбәк балалар иҗтимагый оешмасы уздырды.