Татарстан чыгарылыш классларының йомгаклау иншасы нәтиҗәләре билгеле булды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан чыгарылыш классларының йомгаклау иншаларын һәм изложениеләрен тикшерү, эшкәртү төгәлләнде.

Искәртеп үтик:  Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 мең 235 егет һәм кыз 2 декабрьдә йомгаклау иншасын  язды, изложениене – 389. Иншага 146 укучы килмәгән, изложениегә – 40. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 34е инша буенча “незачет” алган, бу 0,21 процент тәшкил итә, изложение язганнарының барысы да эшләре “зачет” дип бәяләнгән.

Инша язганнарның күпчелеге (54,9 процент) “Мәхәббәт кешедә нинди сыйфатларны ача” дигән теманы сайлаган. Катнашучыларның 17,8 проценты “Сез тормыш юлы – даими сайлау, дигән фикер белән килешәсезме?” темасына өстенлек биргән.

Иншадан “незачет” алган яисә йомгаклау иншасына яки изложениесенә җитди сәбәпләр белән килә алмаган укучыларга эшләрен 2016 елның 3 февралендә һәм 4 маенда яңадан язу мөмкинлеге каралган.

Чыгарылышларның әлеге категориясе өчен мәктәпләрдә өстәмә дәресләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International