16-18 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia республикакүләм эшче һөнәрләр чемпионатының сайлап алу этабы уза. Сайлап алу этабында А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты, Әлмәт һөнәри көллияте, Казан радиомеханика көллияте һ.б. катнашачак.