2015 елның 18 декабрендә Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia чемпионатының "Электроника буенча белгеч" компетенциясе буенча сайлап алу этабы тәмамланды. Чемпионатта Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән тугыз студент катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләре билгеле булды:
1 урын - Закиров Фәннүр, Казан радиомеханика көллияте студенты
2 урын - Магомедов Халик, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты студенты
3 урын - Гилемянов Артем, Казан радиомеханика көлляите студенты