ТР Президенты Казан университетының төп медицина объектларын карады

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә.

ТР Президентына Япония галимнәре белән берлектә булдырылган геном үзәкне күрсәттеләр. Биредә гамәлгә ашырыла торган проектларның беренчесе - даруларны зыянлыкка тикшерү. Рөстәм Миңнехановка бүген берничә препаратның өстәмә зыянлы тәэсире бар һәм бу кеше генотибына бәйле. Әлеге тикшеренүләр бу өлкәдә җентекле эш алып барырга ярдәм итәчәк.

Аннары ТР Президентына укыту класслары күрсәтелде. Биредә исә студентлар да, табиблар да белем алачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка диагностика лабораториясен, биобанк һәм кеше күзәнәкләре белән эш алып бару өчен бүләмләрне күрсәттеләр.

Алга таба Татарстан Президенты Шмидт урамындагы 2нче Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә барды. Биредә капиталь ремонт дәвам итә. КФУның  Медицина-санитария часте баш табибы Альмир Абашев билгеләгәнчә, төзелеш эшләре барышында инфраструктура яңартылган һәм иң яңа заманча җиһазлар кертелгән.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Ершов урамындагы 2нче шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эше белән танышты. Объект 1849 елда төзелгән һәм ремонт таләп итә. ТР Президенты ассызыклаганча, реконструкция барышында бинаның тарихи кыяфәтен саклап калырга кирәк. Шул ук вакытта медицина учреждениеләре өчен таләпләрне бирергә яраштырырга кирәк, диде ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов КФУның икенче укыту-лаборатор корпусындагы төзекләндерелгән бүлмәләрне карап чыкты. Аерым алганда, Мәрмәр залны күздән кичерде һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының телләр компетенциясе үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International