Казаннан һәм тулаем Татарстаннан Президент Чыршы бәйрәмнәренә барачак балалар исемлеге төзелгән

2015 елның 20 декабре, якшәмбе

25 декабрьдә “Татнефть арена” боз сараенда булачак республиканың Яңа ел тамашаларына, ягъни Татарстан Президенты Чыршысына Казаннан 1 мең укучы чакырулы.

Бүген мэр Илсур Метшин һәм муниципаль органнар җитәкчелеге алдында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Яңа ел каникуллары һәм чаралары турында хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин Чыршы бәйрәмнәре мәсьәләсенә аерым тукталды. Республика күләмендәге төп Чыршы бәйрәме уңаеннан Казанның 16 мәктәбендә республиканың төп Чыршы бәйрәменә районнардан киләчәк 2 мең укучыга кайнар ризык әзерләнә, диде ул.

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республика Чыршы бәйрәменә барысы 7 мең укучы чакырулы: 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фәнни олимпиадаларында, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар.

26 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядән, Донецк Халык Республикасыннан җыелачак 5,5 мең бала өчен үткәреләчәк Президент Чыршысына (тамашаларны әзерләүдә 1,5 мең кеше катнашуы билгеле) Татарстанннан 128 кеше бара, аларның 106сы – укучы бала, 22се – аларны озата баручы җаваплы кешеләр. Укучылар арасында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, әтиләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре буларак һәлак булган балалар, кадет корпусларында чыныгу узучы курсантлар, Идел буе федераль округында үткәрелгән фән олимпиадаларында Татарстан исеменнән катнашып җиңүчеләр, ТР спорт җыелма командасы балалары, укуда отличниклар, Бөтенроссия олимпиадаларында яхшы уңышларга ирешүчеләр, балалар иҗтимагый оешмаларында актив эшләүчеләр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, быел Россия Президентының Дәүләт Кремль Сараендагы Чыршы бәйрәмен күреп катнашу Казанның конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән, укуда югары нәтиҗәләр күрсәткән 11-14 яшьлек 45 укучысына тәти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International