2015 нче елның 23 нче декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте - Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары катнашында «Язучы дәрес бирә» Республикакүләм белем бирү проектын тормышка ашырды. Чарада түбәндәге язучылар катнашты:
Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) – шагыйрь, фән докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Наилә Гарифҗан кызы Ахунова – язучы, шагыйрә, «Ак карга» (Белая ворона) әдәби берләшмәсенең оештыручысы һәм җитәкчесе, Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) – шагыйрь, композитор, фән докторы, профессор, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гүзәл Әдһәм (Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова) – язучы, Алабуга педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Флёра Габдрахман кызы Тарханова – шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы, популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирза улы Ибраһимов) – язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, Рамил Гомәр улы Ханнанов – “Чын мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин – шагыйрь, "Идел" журналының бүлек мөхәррире, Йолдыз Шәрәпова (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) – балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге бүләк иясе, Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова – шагыйрә, «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе, Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы, Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова – шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Марат Әмирхан улы Әмирханов – язучы, журналист, публицист, Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Вакыйфь Вәкил улы Нуриев – журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары һәм Халисә Ширмән (Халисә Хатип кызы Кузьмина) – шагыйрә, язучы, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.
Язучылар 9 группада «Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле» (үз әсәрләре мисалында) дигән темага ачык дәрес бирде. Дәресләрдән соң, актлар залында пресс-конференция үткәрелде. Бу чарада гимназия сыйныфы укучылары, студентлар, җаваплылык зонасы районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.