Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумында катнашу кысаларында, республикадан читкә киткән яшь белгечләр белән очрашты.
Әйтергә кирәк, Президентның яшь ватандашлар белән очрашуы бик җанлы барды. Очрашуда, шулай ук, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Сөйләшүне “Яшьләр дипломатиясе академиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасы башкаручы директоры Дилбәр Садыйкова алып барды.
Иң беренче сүзне моңарчы Италиянең Милан университетында урбанистика һәм территориаль планлаштыру архитекторы һәм магистры булган Тимур Кадыйров алды. Ике ай инде ул Казанның баш архитекторы урынбасары вазифаларын башкара. “Мин шатлыклы тарихым белән уртаклашасым килә, - дип, Тимур бер ел элек Рөстәм Миңнехановның үзенә архитекторлык белемен Казанда куллануны тәкъдим иткәнен искәртте. – Шунда мин Казанга кайту турында җитди уйлана башладым. Быел җәен Казанга форумга килгәч, Илсур Рәис улы Метшин белән Казанда архитектура юнәлешендә эшли башлау мәсьәләсе буенча сөйләштек. Хәзер мин бик шат, Италиядә 8 ел яшәгәннән соң, мин инде 2 ай – Казанның баш архитекторы урынбасары. Белем һәм тәҗрибәмне туган җиремдә эшкә җигә алуыма бик сөенәм”, - дип, ул республика, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов моңа җавап итеп: “Мин һәрвакыт әйтәм: без Татарстан периметрыннан гына канәгать булырга тиеш түгел. Сез анда китеп, белемегезне баеткансыз, бик яхшы, әгәр шул белемегез белән бирегә әйләнеп кайтсагыз, тагы да шәп. Шуңа күрә бу мәйданчык бик әһәмиятле. Без сезнең белән аралашырга тиеш. Республикага архитекторлар кирәк, әмма бу юнәлештә Италиядәге тәҗрибәне алу бик файдалы”, - дип белдерде ул.
Казан илкүләм тикшеренү технология университетының чыгарылыш студенты, Д. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты ассистенты Макар Сардушкин фармацевтика юнәлешендә илдә хәл итәсе мәсьәләләр күп булуына игътибарны юнәлтте. “Мин үзем укыган югары уку йортында медицина химиясе өлкәсендә инновацион үсешкә күчү мәсьәләсендә үземнән өлеш кертергә әзермен”, - дип тәкъдим кертте ул.
Рөстәм Миңнеханов моңа җавап итеп: “Без илнең әйдәп баручы нефть химиясе төбәге. Татарстан икътисадының алдагы үсеш стратегиясе нефть химиясенә нигезләнгән. Даруларга килгәндә, бу юнәлештә ил бөтенләй артта калды. Читтән килгән препаратларның нәтиҗәлелеге бик түбән, әмма алар берничә мәртәбә кыйбат булып килә. Сезнең тәҗрибә зур ихтыяҗга ия булачак. Бу юнәлештә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзербез”, - диде Президент.
Очрашуда катнашкан яшь белгечләр арасында Татарстанның Кытай белән багланышларын киңәйтү мәсьәләсенә тукталучылар булды. “Чыннан да, Кытай, Көньяк-көнчыгыш Азия белән багланышларның ачылып бетмәгән потенциалы зур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Иннополиста белемнәре белән уртаклашырга әзер булучылар да табылды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең күчемсез милек белән идарә, туризм өлкәсендә тәҗрибәсен файдалану тәкъдиме дә җиткерелде. Россиянең Саклык банкында остазлык институтын булдыру, энергияне яңадан куллану һәм башка мәсьәләләр яңгырады.
Президент профильле министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә һәммәсенең тәкъдимнәрен өйрәнеп, эш юнәлешләрен билгеләргә йөкләмә бирде.