Казан каласындагы барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрендә Яңа ел Чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк. Аларда 3 яшьтән 18гә кадәр булган барлыгы 180 мең бала булып, могҗизаи дөньяга чумып, күңел ачар дип планлаштырыла. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрүче 69 мең 117 сабыйга һәм башлангыч классларда укучы 47 мең 927 балага, шуңа Украинаның Казан мәгариф учреждениеләренә йөрүче балалары да керә, Чыршы бәйрәмнәрендә Яңа ел бүләкләре биреләчәк, алар инде бу атнада мәгариф учреждениеләренә таратыла. Шушы бүләкләргә шәһәр бюджетыннан 29 млн 115 мең сум акча бирелгән иде.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шул хакта белдерде.