Ютазы Балалар иҗаты үзәге каникулларны файдалы үткәрергә чакыра

2015 елның 20 декабре, якшәмбе

Малайлар һәм кызларны Ютазы Балалар иҗаты үзәге кышкы каникул көннәрен үзе белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакыра.

Шулай итеп, 4 гыйнварда сәгать 10да Балалар иҗаты үзәгендә “Кышкы мозаика” уен программасы оештырылачак. Үзәк педагоглары 6 гыйнвар көнне сәгать 10да саф һавада уйнарга көтеп кала. Бу көнне алар балалар паркында “Карлы патшалыкта – салкын дәүләттә” дип исемләнгән чара уздырачак. 8ендә шул ук вакытта Балалар иҗаты үзәгендә “Рус әкиятләре дөньясында” викторинасы үтсә, икенче көнне, ягъни, 9 гыйнвар сәгать 10да биредә үк “Сезнең йөреш...” шахмат турниры оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International