Илсур Метшин уңышка ирешкән укучыларны Казан мэрының исемле стипендияләре белән бүләкләде

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан ратушасында 2015 ел уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча укучылар, студентлар һәм аспирантларга Казан мэрының исемле стипендиясен тапшыру тантанасы узды.

“Бүген традиция буенча Яңа ел алдыннан биредә, Казан ратушасының төп залына талантлы егет һәм кызларны мэр стипендияләре белән бүләкләү өчен җыелдык. 2015 ел уңышлы булды, безне бигрәктә балалар куандырды”, - диде Илсур Метшин сәламләү сүзендә.

“Без сезнең белән горурланабыз. Казан укучыларына, яшьләргә олимпиада, төрле конкурсларда һәм ярышларда зурдан-зур уңышлар яулавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Яшь казанлылар Татарстаннан читтән дә даими рәвештә яңа уңышлар яулап кайталар. Сез – безнең киләчәк”, - дип мөрәҗәгать итте Казан мэры стипендия лауреатларына.

Быел конкурска 207 эш тапшырылган, аларның 88е социаль-гуманитар фәннәр һәм техник һәм табигый фәннәр секцияләре буенча узган. 39 эш хуҗасы стипендия лауреатлары булган.

“Ел саен мэрның исемле стипендиясенә кызыксыну арта. Узган ел 169 эш тапшырылса, быел – 207. Бу рекордлы сандагы заявка”, - дип сөйләде “Татар-информ” МА хәбәрчесенә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов белдерде.

“Нигездә, студентларның барлык эшләре шәһәр хуҗалыгын яхшырту чараларына яки шәһәрне, коммуналь хуҗалыкны һ.б. яхшырту буенча яңа проектларга багышланган иде. Укучылар арасында "бишле”гә генә укучылар да олимпиадада катнашучылар, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар, аларның эшләре дә бүләккә лаек”, - дип билгеләп үтте балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Казан мэрының исемле стипендиясенең барлык лауреатларына мэр стипендиаты билгесе, диплом, әлбәттә, стипендия тапшырылды. Быел стипендия күләме аспирантлар өчен 30 мең сум, вузлар студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белгечләре өчен 20 мең сум, ссузлар студентлары өчен 10 мең сум, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар өчен дә 10 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International