2010-2015 нче елларда, "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 10,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бүген ТР Дәүләт Советында узган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 нче елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
Министр әйтүенчә, республика казнасыннан 5 ел дәвамында стратегияне тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән бу финас чаралары, федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәгариф оешмаларының укыту-техник базасын күпкә яхшыртырга, заманча белем бирү технологияләрен гамәлгә кертергә һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә мөмкинлек биргән. "Соңгы өч елда гына да 156 яңа балалар бакчасы төзелде, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 30 меңнән артык урын булдырылды. Республика бюджетыннан бу максатларга 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде", - диде Энгель Фәттахов. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга 2012 нче елдан 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, бу 632 гомуми белем бирү оешмасын төзекләндерергә мөмкинлек биргән.
Министр 2014 нче елдан ресурс үзәкләрен булдыру программасы башланганын искәртте. Республиканың 19 көллиятен капиталь ремонтлау һәм заманча җиһазлау өчен 1,5 млрд сумнан артык акча каралган.
Шулай ук, мәгариф өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү буенча проектлар да гамәлгә ашырыла, диде Э. Фәттахов. Грантлар ярдәмендә укытучыларның хезмәт хакын төбәк буенча уртача күрсәткечкә җиткерүгә ирешелгән. Министр ассызыклаганча, республика мәгариф системасының инфраструктура үсеше дәрәҗәсе күп кенә чит илләрнекенә якынлашкан, ә кайберләренекен узып та китә. Бөекбритания, Финляндия, Сингапур, Көньяк Корея кебек илләрнең, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Белгород , Свердловск һәм башка субъектларның тәҗрибәләрен өйрәнгәч, шундый фикергә киленгән.
Энгель Фәттахов 2015 нче елның мартыннан сентябренә кадәр ТР муниципаль районнарының төп мәктәпләре директорлары квалификациясен арттыру юнәлешендә эш башкарылуы турында әйтте. "Министрлык позициясе – төп мәктәп директорлары булып иң яхшы идарәчеләр булырга тиеш", - дип билгеләп узды ул.
Министр Татарстанда төрле предметлар буенча укытучыларны БДИ форматында тестлаштыру тәҗрибәсенең Россия төбәкләренә дә тәкъдим ителгәне турында белдерде. Э. Фәттахов хәбәр иткәнчә, кадрларны яңартуга да зур игътибар бирелә - быел гомуми белем системасында яшь педагоглар өлеше 25 процентка җиткән.
"Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлегендә тора. Республика буенча БДИның уртача баллы барлык предметлар буенча Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән күпкә югары. Республикада чыгарылыш укучыларының 80,5 проценты профильле математиканы сайлады, Россия буенча бу имтиханны уртача 42 процент укучы сайлаган", - диде Энгель Фәттахов.
Министр Олимпиадаларда катнашу буенча казанышларга тукталды. Аның әйтүенчә, бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы буенча җиңүче һәм призерлар санының күпкә артуы күзәтелә. Быел аларның саны 109 кеше булган.
Алга таба Э. Фәттахов Казанның 2019 нчы елда эшче һөнәрләр буенча WorldSkill бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын җиңүен искәртте. "Мин ышанам: бу чемпионат профессиональ белем үсешенә куәтле этәргеч биреп, аның яшьләр мохитендә абруен күтәрәчәк", - дип ассызыклады ул.
Министр чыгышында югары белем бирү системасының Татарстан икътисадының инновацион үсешендә һәм социаль өлкәсендәге роленә басым ясады. Узган уку елында 27 мөстәкыйль вуз һәм 44 филиал гамәлдә булуын, соңгы 4 елда югары белем бирү өлкәсендә махсуслашкан 23 мәгариф учреждениесе үзгәртеп корылуын билгеләп үтте.
Э. Фәттахов, Татарстан беренчеләрдән булып федераль стратегия кысаларында эшләнгән 2015-2025 нче елларда укучыларны тәрбияләү стратегиясен кабул итте, диде.
Министр балалар-үсмерләр технопарклары челтәрен булдыру эшенә тукталды. Аның сүзләренә караганда, 26 нчы декабрьдә Яр Чаллының IT-парк территориясендә беренче "Кванториум" технопаркы ачылачак.
"Министрлык бурычы – Татарстан укучыларының ихтыяҗлары һәм сәләтләре нигезендә бернинди каршылыксыз дөньякүләм дәрәҗәдәге белем алуына шартлар тудыру", - дип төгәлләде Э. Фәттахов чыгышын.