Зәй мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе белән берлектә, укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен төрле предприятиеләргә балаларны алып чыгып очрашулар оештыруны дәвам итә. Бу көннәрдә шундый үзенчәлекле экскурсия татар гимназиясенең IX сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар “Мефро уилз Россия-Зәй заводы” ҖЧШ тендә булып, заманча тәгәрмәчләр ясау үзенчәлекләре белән танышты, завод өчен кирәкле һөнәр ияләре турында белешмә алды.