әй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре политехник колледжда узган линейкада әйтелде. Кызлар арасында Венера Хайбуллина, егетләрдән Александр Князев беренче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар бирелде.