Арча педагогика көллиятенә бер көнне язучылар десанты төште, дисәң дә дөрес булыр. Татарстан Язучылар берлегеннән бирегә берьюлы 15 язучы, шагыйрь, журналист килде. Тагын шунысы – бу гадәти очрашу гына булмады, кунаклар сыйныфларга кереп дәрес бирде. Дәреснең темасы – “Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле”.
Дәресләрдән соң язучылар гимназия сыйныфлары укучылары, студентлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очраштылар. Язучылар әсәрләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Арча педагогика көллияте каршында уңышлы гына эшләп килүче “Тамчы” әдәби берләшмәсенә йөрүче яшь каләм осталары үзләренең әсәрләре белән дә таныштырдылар. Соңыннан укытучылар һәм укучылар катнашында зур концерт булды.