Иртәгә, ягъни 16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.
Чара, “Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр клублары” челтәрен булдыру максатыннан, оештырыла.
Форум аралашу һәм фикер алышу өчен интерактив мәйдан булып хезмәт итә, һәр яшь укытучыга һөнәренең кискен проблемалары турында фикер уртаклашу һәм аларны чишү өчен экспертлар киңәшләрен алуга мөмкинлек булдыра. Чара кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары ассоциациясен төзү күздә тотыла.