Казанда “Без бергә” республика слеты була

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Иртәгә, ягъни 17 декабрьдә Казанда балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Без бергә”/“Мы вместие” республика слеты була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Чара, “Татарстан варислары” берлеге төбәк балалар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан, оештырыла.

Слет эшендә балалар иҗтимагый оешмалары, республика мәктәпләре базасында булдырылган укучылар үзидарәләре органнары җитәкчеләре һәм активистлары – җәмгысе 500ләп кеше катнашыр дип планлаштырыла.

Чара кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларының һәм ТР муниципаль районнарының укучылар үзидарәләренең уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар булдырыла.

Слетны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм “Татарстан варислары берлеге” төбәк балалар иҗтимагый оешмасы уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International