Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "2010-2019 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында"гы карарны имзалады. Әлеге документ РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Әйтергә кирәк, 273нче Федераль закон нигезендә федераль университетларны үстерү программасы Россия Хөкүмәте тарафыннан раслана. 2010-2019 елларда КФУны үстерү программасы Хөкүмәтнең 2010 елның 13 сентябрендә имзаланган 1543нче карары белән хупланган һәм анда университетны үстерүнең төп юнәлешләре, чаралар исемлеге, максатчан күрсәткечләр, финанслау күләме күрсәтелгән. Дмитрий Медведев имзалаган карар белән үсеш программасына үзгәрешләр кертелә һәм ул яңа редакциядә тәкъдим ителә.
Үсеш программасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген чагылдырган 12 мониторинг һәм 7 өстәмә максатчан күрсәткечләр (индикатор) кертелә.
2010-2010 елларга программаның гомуми бюджеты 9,06 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Аларның 4,98 млрд сумы федераль бюджеттан бүленә, 4,08 млрд сумы - табыш китерүче эшчәнлек акчалары.