“Татарстан студентлары гүзәле” I конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

2015 елның 4 декабре, җомга

Казанда республика сәләтлеләр, чибәрләр һәм артистлык осталыгы булганнар арасында “Татарстан студентлары гүзәле” / ”Краса студенчества Татарстана” I конкурсы тәмамланды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Диләрә Ялалтынова сайланды.
“Татарстан студентлары гүзәле” титулы өчен 150 кыз көч сынашкан, шуларның 20 се финал өлешенә чыккан. Аларның һәркайсы конкурс шартларына туры килеп кенә калмыйча, укуда уңышларга ирешкән булырга һәм югары уку йорты тормышында актив катнашырга тиеш.

Конкурс финалында катнашучылар үз сәләтләрен, ораторлык өлкәсендә осталыкларын күрсәтте. Сүз сәнгате, мода театры, нәфис гимнастика, вокал, хореография һәм стендап — болар барысы да “Студентлар гүзәле”н билгеләргә ярдәм иткән таләпләр.

Конкурсның суперфиналында 10 кыз очрашты. Анда алар интекллект, ягъни акыл үсеше ягыннан сынау узды.

Бәйге нәтиҗәле буенча “Татарстан студентлары гүзәле-2015” җиңүчесе − Диләрә Ялалтынова Татарстан исеменнән Бөтенроссия конкурсында катнашу хокукы алды. Аңа республика күләм бу бәйгедә җиңәргә моңа кадәр конкурсларда катнашу тәҗрибәсе ярдәм иткән. Кыз узган ел “Татарстан гүзәле” бәйгесендә җиңү яулаган иде, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты вәкилләре.

Катнашучыларның башкалары да бүләксез калмады. КФУ студенты Екатерина Грудцова “Мисс елмаю”, Софья Мостафина “Беренче Татарстан студентлары гүзәле”, Анна Исаева “Икенче Татарстан студентлары гүзәле”, исеменә лаек булды. Жюри шулай ук “Мисс иҗат”, “Мисс интеллект”, “Мисс стиль”, “Мисс нәзәкатьлелек”, “Мисс сөйкемлелек” һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.

Жюри составына Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчесе Дамир Фәттахов, Казан энергосервис үзәге директоры Евгений Чекашов, Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров, “Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һ.б. кергән.

Конкурсның шәрәфле кунагы буларак театр һәм кино артисты Александр Носик чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International