БРИКС илләренең иң яхшы уку йортлары исемлегенә беренче тапкыр Казан федераль университеты кергән

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Казан федераль университеты беренче тапкыр THE BRICS&Emerging Economies Rankings рейтиныгына керде һәм анда 31 урынга лаек булды.

Рейтингка шактый тиз икътисади үсеш кичерә торган инең 200ләп югары ук йортын үз эченә ала, беренче чиратта БРИКС (Бразилия, Россия, Индия, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) төркемнәре кергән.
Россия уку йортлары арасында Казан федераль университеты, Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург политехник университеты, Томск политехник университеты һәм “МИФИ” илкүләм тикшеренү атом-төш университетыннан соң, 5нче урын алган.
Пекин университеты, Цинхуа университеты һәм М.В.Ломоносов исемендәге МДУ рейтингта лидер булып тора. Быел рейтингка дөньяның 35 иленнән 200 югары уку йорты кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International