Россиядә студентларның стипендияләре 2016 елның сентябрендә 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
"Киләсе ел бюджетына 2016 елның сентябрендә стипендияләрне 4 процентка индексацияләү салынган", - диде Ливанов.
Элегрәк министрлыкның Финанслар, бюджет процессын оештыру, мәгариф һәм фән методологияләре һәм икътисады департаменты директоры Михаил Алашкевич 2016 ел бюджетына студентларга социаль стипендияләргә өстәмә 1 миллиард сум акча каралган дип белдергән иде.
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле студентлар арттырылган социаль стипендияләрне гыйнвар аеннан ук ала башлавын хәбәр иткән.