Бүген бөтен Россия, шул исәптән Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Укучылар география һәм әдәбият буенча сынау тапшыра. Әдәбият буенча БДИны 945 укучы тапшыра. Имтихан эше ике өлештән тора һәм 17 биремне үз эченә ала. Аларны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.
География буенча БДИны 164 кеше бирә. Имтихан эше 34 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Укучылар аларны 3 сәгать өчендә үтәргә тиеш.
Әдәбият һәм география буенча БДИны уздыру өчен республикада 17 имтихан үткәрү пункты эшли. Аларның барысында да онлайн-видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Имтиханнарда ике дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы һәм җәмәгать күзәтүчесе катнашачак.
Әдәбият буенча расланган минималь балл 32, ә география буенча 37 балл тәшкил итә. Имтиханнарның нәтиҗәсе 8 июнь көнне мәгълүм булачак. Укучылар күпме балл җыйганнарын БДИ порталында һәм төбәк мәгариф идарәсе органнары сайтларында шәхси кабинетлар аша белә ала.
Искәртәбез: БДИ-2016ның төп вакыты, резерв көннәрен дә кертеп, 27 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итә.