1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узачак. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәреләчәк.
Моннан тыш, “Россия сувенирлары” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәсе тәкъдим ителәчәк, аның кысаларында 50 гә якын стенд эшләячәк. Шулай ук декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате буенча мастер-класслар узачак, яшь уйлап табучыларның республика олимпиадалары проектлары экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук “Татарстанның яшь гение” республика конкурсы, авиа – һәм автомоделирование, роботехника, “Яшь турист” һәм “Экоперспектива” интерактив уеннары үткәреләчәк.