23-27 майда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә WorldSkills эшче һөнәрләр илкүләм чемпионатында гомумкоманда зачетында өченче урынны алды.
Татарстан чемпионатта 61 компетенциянең 39 ында катнашты. Нәтиҗәдә, татарстанлылар 21 медаль алды, шул исәптә - 11 алтын.
“Без лаеклы һәм яхшы чыгыш ясадык дип саныйм. Без гомумкоманда зачетында өченче урын алдык, - диде Поминов. – Бездән алда - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе. Алардан катнашучылар саны да шактый күп, алар, бөтен компетенцияләрдә диярлек, катнаштылар. Шуңа күрә безнең катнашу нәтиҗәлелеге югары”.