Свердловскида “Татар этномәдәни компоненты булган иң яхшы мәктәп музее” IV өлкә конкурсы булып, җиңүчеләре билгеләнде

2016 елның 27 мае, җомга

Свердловскида “Татар этномәдәни компоненты булган иң яхшы мәктәп музее” IV өлкә конкурсы җиңүчеләре билгеләнгән. Әлеге бәйгедә Ачит, Түбән Серги һәм Красноуфимск районнары гомуми белем бирү мәктәпләре катнашкан.

Конкурсның максаты — үсеп килүче буын арасында милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләр культурасын үстерү, укучыларны милли мәдәнияткә якынайту, музей белем бирү мохитен иҗади һәм рухи үсеш нигезе буларак файдалану. Бәйгенең төп таләпләренең берсе булып, музейларда туган якны өйрәнү эчтәлеген һәм формаларын яңарту билгеләнгән.

Бу хакта "Татары Урала" сайты хәбәр иткәнчә, конкурста катнашкан музейлар арасында шактый кызыклы эшчәнлек алып бара торганнары да ачыкланган. Мисал өчен, ачык һавада оештырылган музейларның берсендә XVIII гасырга караган эш коралларын күрергә мөмкин. Шунда ук калфак чигү түгәрәген ачып җибәргәннәр. Боларның барысын да “Наследие” белем бирү үзәге мәктәп музеенда урнашкан. Бәйгенең җиңүчесе булып та шул музей табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International