Бүген Казанның 9 нчы сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра. Биремнәрне үтәүгә 235 минут - 3 сәгать 55 минут вакыт бирелгән. Татарстанда имтихан үткәрү өчен 137 пункт ачык, аларны берсе - 19 нчы гимназиядә. Имтиханга 1 сәгать кала, 4 мәктәптән 300 гә якын укучы җыелды. Сәгать 10да биремнәрне үти башладылар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова искәрткәнчә, төп дәүләт имтиханын тапшыру 26 майда старт алды, 9 нчы сыйныф укучылары үзләре сайлаган фән буенча имтихан тотты. Алардан аермалы буларак, математика буенча имтихан мәҗбүри, бүген республикада аны 34 мең 480 укучы тапшыра. 500 дән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлар 9 нчы сыйныф укучылары 4 дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыралар, алар өчен 135 кә якын пункт ачык, дип белдерде Т. Федорова.
Билгеләп үтик: имтихан материалларын шул тапшырасы көнне Дәүләт имтихан комиссиясенең тулы вәкаләтле әгъзалары алып килә. Һәр имтихан тапшыру пунктында җәмәгатьчелек күзәтүе оештырылган.
Укучыларга математика буенча имтиханда төп формулалар язылган белешмә материалларын куллану рөхсәт ителә, алар контроль материаллар составына кертелгән. Линейка кулланырга рөхсәт ителә, ә калькуляторлар – юк.
Тамара Федорова искәрткәнчә, хәзер 9 нчы сыйныф укучылары 4 имтихан тапшыра, 2се мәҗбүри – математика һәм рус теле, 2се - сайлау буенча.
3 июньдә икенче мәҗбүри имтихан рус теле буенча узачак. 7 июньдә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар чит илләр телләре һәм туган тел буенча имтихан тапшырачак. 9 июньдә – физика, биология, тарих, география һәм әдәбият. 20 июньгә кадәр өстәмә көннәр каралган.