Рус теле буенча БДИ кагыйдәләр бозылмаган

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Агымдагы елда иң массакүләм БДИ – рус теле буенча мәҗбүри имтихан бөтен Россия буенча уңышлы тәмамланды. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

“Имтихан РФ субъектларында штат режимында узды. Мониторинг төркеме имтихан материалларының биремнәре турында мәгълүмат таралуын ачыкламады”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Рус теле буенча имтиханда 700 мең чамасы кеше катнашкан, шул исәптә 640 ка якын имтихан тапшыручы быел мәктәпне тәмамлаучылар. БДИның төп кампаниясендә барлыгы 750 мең чамасы кеше катнаша.

Имтихан нәтиҗәләре, 15 июньнән дә соңгы калмыйча, билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International