Казан федераль университеты финанслар һәм икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме буенча Т"оп-10"га керде. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә вуз ректоры Илшат Гафуров белдерде.
Россия вузларын 2010-2015 елларда тәмамлаган яшь белгечләр хезмәт хакы буенча 2016 ел рейтингын «Superjob для студентов» тәкъдим итте. Узган ел нәтиҗәләреннән, 2016 елда яшь белгечләр өчен хезмәт базары катгый һәм хезмәт хакларын киметүне таләп итә. Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузлары белән бергә рейтингның "Топ-10"лыгында Новосибирск, Казан, Пермь, Ульяновск булуы - яхшы күрсәткеч.
Казан университеты Россия халыклар дуслыгы университеты белән 10 нчы урынны бүлешә. Гафуров, КФУны тәмамлаучыларның бу өлкәдә хезмәт хаклары 69 мең сумнан 68 мең сумга төшүен белдерде. “Бу рейтинг безнең яшь белгечләргә ихтыяҗ булуын күрсәтә. Бу әзерлек системасы сыйфаты күрсәткечләренең берсе булып тора”, - дип ассызыклады ул.
Рейтинг лидеры – аена 90 мең хезмәт хакы белән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе.