Быел Россия күләмендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының икенче этабы гамәлгә ашырыла. Бөтен илдән укучылар гына түгел, илнең 18 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда үз көчен олылар да сынап карый ала. Ә менә Татарстанда балалар бакчасы баскычында беренчеләрдән булып, Казанның Совет районындагы “Күчтәнәч” 67 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ГТО сынауларын үтәү чарасын уздырды. Анда 6-7 яшьтәге балалар, ата-аналар, бакча педагоглары катнашты.
Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Оксана Садретдинова әйтүенчә, спорт бәйрәме тантаналы төстә башланып китеп, мәктәпкәчә кадәрге югары яшьтәге балалар флешмоб күрсәткән, флешмоб чарасын балалар бакчасы педагоглары тәмамлаган. Шулай ук, балалар җырлар башкарып, шигырьләр сөйләгән. Балаларның ГТО биремнәрен үтәү рәвешен кунак буларак чакырылган КФУның мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ яңадан әзерләү буенча Идел буе үзәгенең гомуми белем бирү бүлеге доценты Альберт Ибәтуллин күзәткән. “Ул безнең учреждениенең “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча инновацион мәйданчыгы җитәкчесе дә булып тора”, - дип белдерде Оксана Садретдинова “Татар-информ” МА хәбәрчесенә.
ГТО сынауларында урыннан этәрелеп озынлыкка сикерү, кулларга таянып ятып, кулларны бөгү һәм турайту, баскан урында аякларны туры торып алга иелү, кросс узу һәм башкалар бар.
Ата-аналар, тәрбиячеләр дә шушы чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткергән. Чараның азагында балалар бакчасы мөдире Ильмира Әхмәтҗанова ГТОда катнашучыларга сертификатлар тапшырган.