Июнь аенда Казанда 145 мәктәп яны лагере ачылачак

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Июнь аенда 13 мең тирәсе мәктәп укучысы Казанның мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1700 бала өчен ял бушлай каралган. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, 1-сеннән 30-нчы июньгә кадәр 145 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Шулай ук яшүсмерләргә вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге дә булдырылачак. “Мәктәп базаларында мең ярымнан артык эш урыны булдырылачак. Әлеге хезмәт урыннарында 14-тән алып 17 яшькә кадәрге балалар эшли ала”, - дип хәбәр итте И.Һадиуллин. Мәктәп укучылары көненә 4 сәгать эшләячәкләр. Аларга 3 меңнән алып 4,5 меңгә кадәр хезмәт хакы каралган. Оештырылган ял һәм хезмәт урыннары белән барлыгы 16 меңнән артык укучы тәэмин ителәчәк.

Мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен өч тапкыр туклану каралган. Бу турыда Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Гүзәл Ананьева җиткерде. Аның сүзләренчә, югары дәрәҗәдә әзер булган ярым фабрикатларны кулланып циклик меню әзерләнгән. Менюда – әзерләве катлаулы булган, ләкин мәктәп укучылары арасында популяр ризыклар. Ит һәм балык котлетлары, яшелчәләрдән әзерләнгән аш-пюре, куертылган сөт белән беленнәр, катырылган җиләк-җимештән әзерләнгән морс һәм компотлар.

Г.Ананьева хәбәр иткәнчә, ярымфабрикатларны сәнәгый җитештерү аларны барлык этапларда да контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. “Техник документацияне әзерләү барышында продукция СанПиН таләпләре буенча барлык лаборатор сынаулар аша үтә. Һәм аларны тәме буенча белгечләр тикшерә”, - диде директор.

Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин балаларның ялын һәм туклануын оештыру мәсьәләсендә сыйфатның төп шарт булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International