6 июньдә 11,5 тыс. татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.
База дәрәҗә имтиханны тапшыру мәктәпне тәмамлау турында аттестат алу, шулай ук керү имтиханнары исемлегендә математика булмаган вузга керү мөмкинкинлеге бирә. Профиль БДИны керү имтиханнарының берсе математика булган белгечлеген сайлаучыларга тапшырырга кирәк. БДИ катнашучылар имтиханның база яки профиль дәрәҗәсен сайларга хокуклы, шулай ук икесен дә бирә алалар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, математика буенча профиль дәрәҗә Бердәм дәүләт имтиханына 492 мең чамасы кеше язылган, шул исәптән - 458 меңгә якын быелгы чыгарылыш укучылары. Сынаулар 4775 имтихан тапшыру пукнтында узачак.
Профиль дәрәҗә математика буенча имтихан эше 19 биремнән һәм 2 өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә (235 минут).
Математика буенча имтиханда линейка һәм биремнәр белән бергә булган белешмә материалдан файдаланырга мөмкин.
Профильле югары уку йортына керү өчен профиль дәрәҗә математика буенча БДИ тапшырган балларның кимендә 27 булуы шарт. Нәтиҗәләр, 21 июньнән дә соңга калынмый, билгеле булачак.